Шырпы уенчык түгел
Районның мәгариф учреждениеләре янгын күзәтчелеге бүлегендә аерым исәптә тора. Ел саен балалар бакчалары, мәктәпләр уку елы алдыннан инспекторлар тарафыннан тикшерелә. Быел да 24 мәктәпне, 46 балалар бакчасын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең ни дәрәҗәдә үтәлүен ачыклау өчен махсус комиссия йөреп чыкты.